Форум » Татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре » Электрон әсбаплар » Ответить

Электрон әсбаплар

Admin: Безнең өчен зур сөенеч булып, мәктәп китапханәләренә әдәбияттан электрон әсбаплар кайта. Ниһаять, кулыбызга Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган татарча электрон методик кулланма килеп керде. Бизәлеше, фотолары сыйфат ягыннан калышса да, Г.Тукай дискыннан аермалы буларак, әсбапның навигациясе бик гади дә, уңайлы да эшләнгән. Кулланмада Г.Исхакыйның тормышына һәм иҗатына кагылышлы мәкаләләр, фотосурәтләр, төрле жанрдагы әсәрләре, хатлары, әсәрләрен сәнгатьле уку үрнәкләре, аның шәхесенә мөнәсәбәтле галимнәр һәм язучылар белән интервью тәкъдим ителә; дәрес үрнәкләре, методик карашлар, тест сораулары бирелә. Кереш мәкаләләр авторлары: 1. Филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ф.М.Мусин. 2. Филология фәннәре докторы, КДУ профессоры Х.Ю.Миңнегулов. 3. Филология фәннәре кандидаты Б.Т.Гали. Рецензентлар: 1. Язучы, Татарсан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.И.Вәлиев. 2. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе мөхбир әгъзасы, филология фәннәре докторы, КДУ профессоры Д.Ф.Заһидуллина. Фотолар: И.И.Шакиров Архив фотолары: “Казан” милли-мәдәни үзәк музее фонды. Музыкаль композиция: Татарстан гимны (ком. Р.Еникеев). Аудио композицияләр: Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек”, “Остазбикә”, “Сөннәтче бабай”, “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрләрен Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты И.Әхмәтҗанов укый. Видео оператор: И.И.Шакиров Программалаштыру: М.Р.Сайхунов Видео/аудио монтаж: М.Р.Сайхунов Дизайн: М.Р.Сайхунов И.Р.Шәрипов Ф.Х.Завгарова Верстка: Л.Г.Фазылҗанова И.Р.Шәрипов Административ төркем: З.Р.Биктаһирова Л.Г.Фазылҗанова Э.Муратова Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе: Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова Проектта кулланылган фильм 2006 елда “Инновация” студиясендә Татарстан Республикасы массачыл коммуникацияләр агентлыгы “Татмедиа” ярдәме белән төшерелгән. Фильмның режиссеры һәм сценарий авторы: С.Юзеев Фильм операторлары: С.Баязитов Д.Александров Фильмның тавыш режиссеры: З.Хайрулин Фильмны монтажлаучы: Д.Александров Текст дикторы: Ф.Пантюшин Фильмда катнашучылар: И.Гыйләҗев Р.Салихов Х.Миңнегулов Фильмда яңгыраучы музыка әсәрләре авторлары: С.Гобәши Р.Абязов Ф.Шопен Д.Шестокович М.Антал “Apocalyptica” төркеме

Ответов - 3

Admin: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән "Фәнис Яруллин. Тормышы һәм иҗаты" исемле мультимедиа басма куллану өчен тәкъдим ителә. Методик әсбапта Ф.Яруллинның тормышына һәм иҗатына кагылышлы мәкаләләр, фотосурәтләр, фильм, төрле жанрдагы әсәрләре, аның сүзләренә язылган җырлар, әсәрләрен сәнгатьле уку үрнәкләре, әдип иҗатын мәктәптә өйрәнүгә кагылышлы дәрес үрнәкләре, тест сораулыклары, библиографик күрсәткеч бирелә. Тест сораулыкларын һәм әсәрләрен бастырып алу мөмкинлеге тудырылган.

Раушания: Исэнмесез! Мин куптэн тугел генэ Лениногорск шэхэрендэ семинарда булып кайттым. Анда Г.Ибрахимов буенча да шундый ук интерактив китап курдем дэ уземдэ анын булмавына эчем пошты. Зинхар, шул мэсьэлэне хэл итэргэ ярдэм итегез эле.

Гүзәл: Мин үзем Башкортстаннан. Бәлки Татарстанда бу дискларны сатып та алып була торгандыр,ә миңа кайдан алып була? Ярдәм итә алсагыз,мин бик рәхмәтле булыр идем!




полная версия страницы