Форум » Татар телен укыту мәсьәләләре » Искә төшерү өчен » Ответить

Искә төшерү өчен

Admin: Метонимия - (грек. metonymia - яңадан атау) - ике предметның янәшә торуы нигезендә барлыкка килгән троп. Ул охшашлануга түгел, ә предметларның үзара бер-берсе белән нык бәйләнештә булуларына, бер-берсенә керешеп торуларына нигезләнгән. Мәсәлән, Зал көлә. Тукайны ятлыйм. Ялгызлык исемнәрнең төрле сәбәпләр аркасында күмәклек сүзләре рәтенә күчүе шулай ук метонимия күренешен барлыкка китерә: рентген, меценат - Борынгы Римда шагыйрьләрнең яклаучысы, кайгыртучысы; Нарцисс - борынгы грек мифологиясендә елга алласы Кефиссның улы, үз-үзен яратучы кеше. Чыганак: Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә: Югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен / Г.Р.Галиуллина. - Казан: Мәгариф, 2007. - 82 нче бит. Метонимия Ике әйбернең янәшә булуы нигезендә барлыкка килгән күчерелмә мәгънә метонимия дип атала. Метонимия түбәндәге янәшәлекләргә нигезләнеп барлыкка килә: 1) форма (сыйдырышлы әйбер) һәм аның эчтәлеге: зур зал - зал елый; аудитория якты - аудитория игътибар белән тыңлады; 2) эш һәм аның нәтиҗәсе: отчет доклады - отчет тотты; кул кую - аның кулы; 3) материал һәм аннан эшләнгән әйбер: пыяла (чимал) - пыяла (күзлектә); резина (чимал) - резина (кереш); капрон (чимал) - капрон (оек); 4) автор (художник, язучы, композитор, уйлап табучы) һәм ул иҗат иткән әсәр, әйбер: Тукайны яратам; галифе - чалбар һәм аны кия башлаучы, Париж коммунарлары палачы генерал Галифе; 5) әйбер һәм аның эшләнү урыны: кашемир - шәлнең бер төре һәм Һиндстанның яхшы чуар шәлләр әзерли торган Кашмир провинциясе; 6) урын һәм анда булган процесс: мәйдан киң - мәйдан бетте (сабантуй мәгънәсендә). Чыганак: http://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/5_____.html

Ответов - 1

Admin: Фразеологик әйтелмә - мәгънәви эчтәлеге, лексик-грамматик составы ягыннан бербөтен, таркалмый торган, семантик бәйле сүзтезмә: балта суга төшү, ачык авыз, табак бит. Телдә 3 төре аерыла: фразеологик ныгытма - компонентлары бер-берсенә бик тыгыз бәйләнгән, аларның мөстәкыйль мәгънәләре ныгытма мәгънәсенә туры килми торган, бәлки бергә килеп кенә фразеологик ныгытма мәгънәсен бирергә сәләтле сүзтезмәләр: борчак ату, шыр җибәрү, кот очу; фразеологик белдәмлек - компонентлары бер-берсенә бәйле булып та, алар арасындагы бәйләнеш бик көчле булмыйча, бердәмлек мәгънәсенә бергә килеп кенә ишарә итә торган күчерелмә мәгънәдәге сүзтезмәләр; фразеологик тезмә - төзелешләре ягыннан ирекле мәгънәдәге сүзтезмәләргә якын торган, компонентлары мәгънәсе белән тезмәнең гомуми мәгънәсе тәңгәл килә торган сүзтезмәләр: акылдан язу, юл уңу, күз йөгертү. Чыганак: Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә: Югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен / Г.Р.Галиуллина. - Казан: Мәгариф, 2007. - 93 нче бит.



полная версия страницы