Форум » Татар телен укыту мәсьәләләре » электрон ресурслар » Ответить

электрон ресурслар

Admin: Биредә татар теле буенча электрон ресурсларга күзәтү ясап барырбыз.

Ответов - 6

Гөлшат: Исәнмесез, Гөлназ! Сез башкарган эшләр сокланырлык. Күп кенә эш программаларыгызда "Тататр теле - 5-11" дискы белән эшләү турында язылган. Узган уку елында мин дә файдалана идем. Тик быел инструкциядә күрсәтелгән сылтама белән кереп булмый. Әллә ул үзгәртелдеме? Әйтә алмассызмы икән? Алдан ук рәхмәтләр белән Гөлшат.

Admin: ТАТАРЧА LINGVO СҮЗЛЕК ЧЫКТЫ Дөньяның данлыклы “ABBYY” компаниясе яңа Lingvo электрон сүзлеген чыгарды. Монда 12 телдәге сүзлекләр кергән. Инглиз, испан, алман, итальян, кытай, төрек һ.б. телләр белән беррәттән татарчасы да бар. Ул “Мәрҗәни” фонды ярдәме белән чыгарылган. Ә төп эшне “Сәләт” фонды директоры, галим Җәүдәт Сөләйманов башкарган. – Монда 12 телдәге 154 сүзлек кергән. Нигездә, урысча-инглизчә, французча-урысча һ.б. аңлатма, профессиональ, төзелеш, медицина, информатика өлкәләренә кагылышлы сүзлекләр кулланылган, – ди Җәүдәт әфәнде. – Электрон версиядәге татар теле өлешенә килгәндә, нигез итеп Тел, әдәбият, сәнгать институтының һәм Ф.Ганиевның “Русча-татарча сүзлек”ләре алынган. Әлегә ике сүзлек, киләчәктә “Мәгариф” нәшриятында чыкканнарын да кертергә ниятлибез. Мондый сүзлекне булдыру өчен Татарстан дәүләте бюджетыннан аерым кешеләргә акча да бүлеп бирелгән иде. Ләкин, кызганычка каршы, әлегәчә әзер продукцияне күргәнем юк. Ә безнең “ABBYY” белән бергә эшләүнең уңай яклары күп. Бу компаниянең сүзлекләре кулланылышта булып, тикшеренүләр үткән, кирәклеген исбат итте. Алар арбасына утырып оттык кына. Яңа электрон сүзлек нинди мөмкинлекләр бирә соң? Иң мөһиме – бу кул астында зур китапханә дигән сүз. Татар сүзенең урыс теленә коры тәрҗемәсе генә бирелми монда. Нинди формада булуына карамастан, башка телләрдә аның тәрҗемәсен карарга мөмкин. Яңа электрон сүзлекнең бәясе – 2890 сум. Кибетләрдә аерым электрон сүзлекләр 300 сум чамасы тора. Ә бирегә 12 сүзлек кергән, өстәвенә лицензияле дә. Шуңа күрә бу диск арзанга чыга әле. “Мәрҗәни” фонды ярдәме белән шулай ук Мәскәүдә балалар өчен татар халык әкиятләреннән торган аудиоҗыентык чыкты. Мең данәле ике дискка “Башмаклар”, “Әтәч белән төлке”, “Әхмәт”, “Гөлчәчәк” һ.б. әкиятләр һәм билгеле татар композицияләре тупланган. Диск урыс телендә. Җыентыкның үзенчәлеге шунда: әкиятләрне милләте буенча татар булган танылган актерлар укый. Әкиятчеләр – Сергей Шәкүров, Марат Бәшәров, Рената Литвинова, Алинә Сөләйманова. Ә әкиятләрне музыкаль яктан бизәүче – танылган баянчы Айдар Гайнуллин. Идея авторы – Мәскәүдә яшәүче билгеле нәшер Рөстәм Сөләйманов. – Иң авыры артистларны туплау булды, чөнки барысының да графиклары бик тыгыз, – ди проект җитәкчесе Юлия Володина. – Ләкин аларның берсен дә озак күндерергә туры килмәде. Артистларның үзләренә дә эшләве кызык булды, күрәсең. Бу проект безнең нәшриятның имиджын күтәрү өчен дә, акча каеру да түгел. Рөстәм Сөләйманов бу эше белән милли мәдәнияткә аз булса да өлеш кертү дип саный. Аудиоҗыентык 200 сум тора. Шулай да, проект өстендә эшләүчеләр, сатылу авыр бара, ди. Алар моны әкиятләргә, бигрәк тә халык әкиятләренә кызыксыну кимү белән аңлата. Римма БИКМӨХӘММӘТОВА Ирек мәйданы http://matbugat.ru/news/?id=857

Admin: Олимпиадага ничек әзерләнергә? Олимпиадага ничек әзерләнергә? Ресурс авторы: Төзүчеләр: КДУ доценты Ә. Ш. Юсупова, ф.ф. к. Э.Н.Федорова. Мөхәррире – ТР Мәгариф министрлыгы белгече Г.Ә. Гайнетдинова Ярдәмлек татар мәктәпләрендә укучы балаларга ана теленнән олимпиадага әзерләнү өчен эшләнде. Ул мәктәпләрдә-гимназияләрдә чыгарылыш имтиханына әзерләнүчеләргә дә, югары класс укучыларына да кирәкле булыр, хәтта мәктәп укытучысына файдасы тияр дип уйлыйбыз. Ярдәмлек эш тәҗрибәсенә таянып язылды. Берничә ел дәвамында татар теленнән Республика олимпиадасы тестлар рәвешендә үткәрелде. Бу алым укытучылар һәм укучылар тарафыннан яклау тапты. Ярдәмлектә шушы тестларның үрнәкләре һәм аларга ачкычлар тәкъдим ителә. Димәк, бу әсбапны кулланып, укучылар үзләренең эзерлекләрен тикшереп карый алалар. Моннан тыш, татар теленнән булачак олимпиаданың җавап үрнәкләре дә тәкъдим ителә. Шунысын искәртеп үтү зарур: алдагы еллардан аермалы буларак киләсе олимпиадада тестларга өстәмә итеп теоретик сораулар да биреләчәк. Шулай ук фонетик, морфологик, синтаксик анализ ясау да таләп ителәчәк. Әсбапта әлеге мәсьәләләргә дә юнәлеш бирелә. Бу өлеш укучыларга әзерләнү өчен ярдәмче, киңәшче булыр, материалны табу һәм үзләштерү эшендә юл күрсәтер дип саныйбыз. http://belem.ru/node/150


Admin: "Открытый класс" сайтында "Туган тел" бүлеге эшли. Бирегә Сез дә үз эшләрегезне куя аласыз, коллегалар. Башкалардан аермалы буларак, әлеге сайтка 10 Мб ка кадәр күләмле электрон ресурслар куеп була: http://xn--www-qdd8aloyg.openclass.ru/sub/%D0%A0%D0%BE%D0%B4%D0%BD%D0%BE%D0%B9%20%D1%8F%D0%B7%D1%8B%D0%BA Биредә татар хәрефләре белән дә проблемалар юк. Моның өчен башта сайтта теркәлергә кирәк.

Раушания: Исэнмесез Голназ! 154 сузлек дигэн дискны кучереп ала алмадым. Шуны ничек башкарырга икэн?

Admin: Мин аны сатып алып кына була дип беләм, Раушания. Бәясе - 200 сум. Үземдә булдыра алмадым әле бу җыентыкны.



полная версия страницы