Форум » Татар телен укыту мәсьәләләре » Яңа басмалар » Ответить

Яңа басмалар

Admin: Биредә яңа басмалар белән танышу мөмкинлеге бирелә.

Ответов - 1

Admin: ТЕЛ ЯЗМЫШЫ - ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ Туган телебезне, шулай ук Татарстанда яшәүче башка халыкларның телләрен дә саклау, үстерү, баету, аларның киләчәген кайгырту мәсьәләләренә багышланган ошбу куш китапның дөнья күрүе бик тә табигыйдер шикелле. Чөнки без — биш бертуган Миңнуллиннар — һәммәбез дә, гомеребез буе мәктәп-мәгърифәткә, әдәбият-сәнгатькә, фән-гыйлемгә хәл кадәри хезмәт куеп, туган телнең кадерен тоеп, тел хәзинәбезне башка милләттәшләребез дә, бигрәк тә яшь буын һәм читтә гомер кичерүче кардәшләребез белсен дип яшәүче кешеләр. Ә инде икебезгә — шушы китапның авторларына — туган телгә кагылышлы бик тә җаваплы, шул ук вакытта үтә дә катлаулы мәсьәләләр белән (беребезгә республикабыз парламентында, икенчебезгә хөкүмәттә) озак еллар шөгыльләнергә туры килде. Язмыш безгә милләтебез язмышы хәл ителгән шушы авыр һәм хәлиткеч бер чорда телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен булдыруда һәм аны тормышка ашыруда турыдан-туры катнашу мөмкинлеге бирде. Китапка нәкъ менә шул вакытларда язылган мәкаләләр, төрле югарылыктагы мөнбәрләрдән сөйләнгән чыгышлар, шул еллардагы эшчәнлегебезне чагылдырган актуаль әңгәмәләр туплап бирелде. Татарстанда ике дәүләт теле закон нигезендә гамәлгә кертелеп, алар акрынлап булса да шактый актив кулланылышка керә башлаган шартларда, безгә, әлбәттә, һәм татар, һәм рус телләрендә язарга, гәпләшергә, чыгышлар ясарга туры килә. Китаптагы материалларның ике телдә булуы шуның белән бәйләнгән, һәрберебезнең язмалары, хронологик тәртипләрен саклаган хәлдә, аерым-аерым ике бүлеккә бүлеп бирелде. Бу үз чиратында, әлеге мәкаләләргә, чыгышларга карап, узган гасырның 90 нчы елларыннан бүгенге көнгә кадәр Татарстандагы тел сәясәтенең нинди шартларда үсүен, тирәнәюен, нинди яңа аспектлар белән баюын күзәтергә мөмкинлек бирер дип уйлаштык. Безнең беребез — Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы законнарын тәңгәлләштерү комиссиясе рәисе, икенчебез — әдәбиятны һәм халык авыз иҗатын өйрәнүче галим, фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры. Табигый ки, күңелебез кушканга да, вазифаларыбыз буенча да без татар теленең язмышы өчен борчылып, аны кайгыртып яшибез, татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле булсын өчен, кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Җәмгыятьтә кайсыдыр бер телгә генә өстенлекләр бирелергә тиеш түгел, киресенчә, яшәсен, үссен өчен, һәрбер телгә тигез хокуклар, тигез мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Татарстанда алып барылган телләр сәясәте нәкъ шуны күздә тота да. Р. М. Миңнуллин, К. М. Миңнуллин | 09.02.2009 © Издательство «Магариф» 1998 http://magarif.com/news/?id=13



полная версия страницы