Форум » Конференцияләр, конкурслар, бәйгеләр, олимпиадалар » "Зирәк тиен" конкурсы » Ответить

"Зирәк тиен" конкурсы

Admin: "Зирәк тиен - языкознание для всех" республика конкурсы материаллары: http://www.zod.3dn.ru/news/2009-02-28-15

Ответов - 53, стр: 1 2 3 4 All

Domin: Саумысыз!Мин Түбән Камадан булам әле. Конкурс нәтиҗәләрен һаман да белә алмыйм. бәлки булышырсыз.35 лицейдан булам, русс группасы.9 класс.

Admin: Хәзер эзләп карыйм, бераз көтегез.

Admin: Биредәге исемлектән үзегезне тапкансыздыр дип уйлыйм.


Язгөл: Исәнмесез. Мин Актаныш районы Татар Суксу урта мәктәбендә белем алам. Зирәк тиендә катнашкан идем, нәтиҗәләре кайтмады. Балларын ничек белеп була икән, ярдәм итә алмассызмы. Нәтиҗәләре билгеле булмагач, әнием сертификатларны укучыларга бирә алмый.

Юлия: Здравствуйте, а где можно узнать результаты конкурса для города Мензелинска? Были ли какие-нибудь призы или сертификаты?

Admin: Результаты конкурса на сайте ЦДОД по работе с одаренными детьми: http://zod.3dn.ru/news/2009-05-21-30

Насима Асгатовна: 2010 елда бу конкурс кабатланачакмы? Кайчан?

Admin: "Зирәк тиен - Һәркем өчен тел белеме" конкурсы 2010 нчы елның 22 мартында үткәрелер дип көтелә, һәм ул россиякүләм конкурс статусына ия булачак. Бәйгедә 2-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Беренче сыйныф укучылары катнашса, аларга 2-3 нче сыйныф биремнәрен эшләргә туры киләчәк. Катнашу турында заявкалар 15 февральгә кадәр (соңгы төгәл заявкалар 22 февральгә) кабул ителәчәк. Официаль сайтта игълан басылгач, төгәлрәк мәгълүматлар билгеле булачак.

Алсу : зирәк тиен конкурсының нәтиҗәләрен языгыз әле

Насима Асгатовна: Конкурска катнашу очен, заявкыны кайдан алырга?

Admin: Быел әлеге конкурсны оештыручы оешманың адресы да, мәгълүмат тупланган сайты да башка. Төгәлрәк мәгълүматны берничә көннән хәбәр итәргә тырышырмын.

Admin: Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасының барлык мәгариф оешмаларына татар теленнән "Зирәк тиен" уен-бәйгесе нигезләмәсен һәм бәйге турында мәгълүмат хәбәр итә. Әлеге сайтта нтулырак мәгҮлүмат алырга мөмкин: http://belem.ru/node/2291

Насима Асгатовна: В условиях проведения конкурса п.5.3.:"дети татарской национальности не могут принимать участие в конкурсе по заданиям для русскоязычных учащихся". В начальных классах, если в семье татарский язык не знают, а ребёнок вынужденно учится в русской подгруппе; дети смешанных браков. Как им быть? Участвовать хочется всем.

Admin: Хөрмәтле Нәсимә Әсгатовна. Татар милләтеннән булган балаларның рус телле балалар белән катнашуы гадел булмас иде, килешәсездер. Оештыручылар шуны күз алдында тотканнардыр. Олимпиадаларда да бу таләп саклана. Баланың хәтта туу турында таныклыгын да карадылар моңарчы. Әтисе я әнисенең милләте татар дип язылган укучылар катнаша алмады, хәтта авылга кайтып әби-бабасы белән татарча сөйләшкән балаларны да ачыклап азапландылар бермәл. Рус төркемнәренә балалар туплаганда да аның документ копиясен таләп итәләр. Сез әйткән очракта нишләп булганын конкурс оештыручыларыннан хат белән сорап буладыр, минемчә. Сайтлары, кызганычка каршы, аларның ачылмый. Эшләмәүче сайтларын конкурс нигезләмәсенә язулары аңлашылып бетми.

Admin: конкурсның официаль сайты: http://www.odardetikazan.3dn.ru/ Нигезләмәне дә, заявка формасын да шуннан табарга мөмкин.



полная версия страницы