Форум » Бу - кызыклы! » Телләр турында » Ответить

Телләр турында

Admin: Дөньның 30 теле һәм шул телләрдә сөйләшүче халык: 1) Кытай теленең мандарин сөйләше - 885 млн. 2) Испан теле - 332 млн. 3) Инглиз теле 322 млн. 4) Бенгал теле - 189 млн. 5) Һинди теле - 182 млн. 6) Португал теле - 170 млн. 7) Рус теле 170 млн. 8) Япон теле - 125 млн. 9) Немец теле - 98 млн. 10) Кытай теленең ву сөйләше - 77 млн. 175 мең 11) Ява теле (Индонезия) - 75 млн. 500 мең 12) Корея теле - 75 млн. 13) Француз теле - 72 млн. 14) Вьетнам теле - 67 млн. 662 мең. 15) Телугу теле (Һиндстан) - 66 млн. 335 мең 16) Кытай теленең йу сөйләше - 66 млн. 17) Марати теле (Һиндстан) - 64 млн. 783 мең 18) Тамил теле (Һиндстан) - 63 млн. 19) Төрек теле - 59 млн. 20) Урду теле (Пакистан) - 58 млн. 21) Пежаб теле (Пакистан) - 56 млн. 22) Кытай теленең миннан сөләше - 49 млн. 23) Кытай теленең жинью сөйләше - 45 млн. 24) Гуджарати сөйләше (Һиндстан) - 44 млн. 25) Поляк теле - 44 млн. 26) Гарәп теленең мисыр сөйләше - 42 млн. 27) Украин теле - 41 млн. 28) Итальян теле - 37 млн. 29) Кытай теленең ксия сөйләше - 36 млн. 30) Малайлам теле (Һиндстан) - 34 млн.

Ответов - 1

Admin: Француз Гвинеясенең кайбер өлкәләрендә кулланыла торган таки телендә нибары 340 сүз бар. Руханилар, юристлар, докторлар үзләренең профессиональ сөйләмнәрендә - уртача 15 мең сүз, югары белем алмаган квалификацияле эшчеләр – 5-7 мең сүз, крестьяннар 1600 сүз кулланалар. Эскимос телендә “кар” сүзенең 20 синонимы бар. Шул ук вакытта, элеккеге АКШ президенты Бенжамин Франклин туплаган “коллекция” буенча, инглиз телендә “исерек” сүзенең 200 дән артык синонимы бар. Кайсы халыкның нәрсә белән эш итүенә бәйледер инде... Африка континетында 1000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аннан бик күпкә кечерәк мәйданлы Папуа Яңа Гвинеяда 700 тел гамәлдә йөри. Аларның күбесен ике-өч кечкенә авыл халкы гына аңлый. Очрашканда, без “исәнмесез” яки “саумысез” дип сорыйбыз. Урыслар һәм гарәпләр (сүзгә-сүз тәрҗемәдә) “исән-сау бул” диләр. Инглизләр һәм американнар “эшләр ничек бара?” дип исәнләшә. Малайзиядә исә ике кеше очрашканда берсе “кая барасың?” дип сорый, икенчесе аңа “болай гына йөрим” дип җавап кайтара. Иң озын алфавит камбоджа теленеке – анда 74 хәреф бар. Кытай телендә 40 мең иероглиф кулланыла. Кытай язуында “кыенлык”, “уңайсызлык” дигән сүз бер түбә астындагы ике хатынны аңлаткан иероглиф белән бирелә. Төньяк Африкадагы бәрбәр теленең әлеге көнгә кадәр язма формасы юк.



полная версия страницы