Форум » Бу - кызыклы! » Тап-табышмак » Ответить

Тап-табышмак

Admin: Беренче табышмак. Атнада җиде туган - Берсеннән-берсе уңган. Базга төшеп, Дүшәмбе Алып менгән бәрәңге. Урап кайтып чишмәне, Су китергән Сишәмбе. Тырышкан Чәршәмбе дә: Бәрәңгене әрчегән. Пәнҗешәмбе табага Аны ваклап тураган. Чыралар телеп, Җомга Ут кабызган утынга. Кыздырып майда, Шимбә Бәрәңгене пешергән. Таба төбен кырдылар, Мине дә чакырдылар. Истән чыккан Якшәмбе, Ә ул нәрсә эшләде? Әзерләгән Якшәмбе Табышмакның иҗ шәбен. - Исемнәребездән, - ди, - Уртак хәреф эзлә, - ди. Ишеткәнемне сезгә Түкми-чәчми җиткезәм. Шул хәрефне табыгыз, Миңа хатлар языгыз. (Ринат Нуруллин)

Ответов - 3

Admin: Икенче тап-табышмак. "Буран"нан "бура" бурыйлар, "Карама"да "кар" ята. "Бүрек"тә "бүре" утыра, "Ат" сүзе бар "нарат"та. "Тубал" тулы "бал" булганда, Кашыклап аша балны. Бал беткәнче әйтеп бирче, Буш кашыкта аш бармы?

Admin: Өченче тап-табышмак. "Теләк" сүзенә "тел" кергән, "Кояш" сүзенә - "оя". Нинди ай эченә, әйтче, Тулаем бер ел сыя?

Равилә: Апрель




полная версия страницы