Форум » Бәйге чакыра! » "Татарстан халкы һәм Татарстан тарихы" фәне буенча IV республика конкурсы » Ответить

"Татарстан халкы һәм Татарстан тарихы" фәне буенча IV республика конкурсы

Admin: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр Академиясе, ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф, училище, лицей һәм көллият укучылары арасында конкурс уздыра. Бәйге 2 этапта узачак. Беренче этапта алдан билгеләнгән юнәлешләрнең берсен сайлап алу һәм, тарихи чыганакларны файдаланып, тикшеренү эшен үтәү каралган. Беренче тур сораулары гаммәви-мәгълүмат чараларында һәм Интернетта басылачак. Иң яхшы эшләр икенче турга тәкдим ителеп, анда катнашучылар рәсми чакыру алачак, һәм ул тест формасында узар дип көтелә. Җүңүче югары уку йортларының тарих бүлекләренә укырга кергәндә өстенлекләрдән файдаланачак, призлы урыннар алучыларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Тулырак мәгълүмат: http://www.tataroved.ru Нигезләмәләр биредә: http://belem.ru/node/835

Ответов - 2

Admin: “Татар халкы һәм Татарстан тарихы”н өйрәнүчеләр арасында уздырылган бәйгегә йомгак ясалды “Татар халкы һәм Татарстан тарихы” предметын өйрәнүче укучылар арасында уздырылган дүртенче республика бәйгесенең җиңүче һәм призерлары исеме мәгълүм булды. Әлеге традицион конкурсның максаты – укучыларда туган як тарихына кызыксыну уяту һәм аларны татар тарихы буенча тикшеренү эшләренә җәлеп итү. Узган ел ахырыннан быелның апрель урталарына кадәр читтән торып уздырылган беренче турда 181 укучы катнашкан булса, йомгаклау этабында катнашу хокукын шуларның 61 е яулаган иде. Конкурсның финалы Казанның 149 нчы гимназиясендә узды. Җиңүчеләр һәм призерлар 8-9, 10 һәм 11 сыйныфлар арасында аерым билгеләнде. Беренче яшь төркемендә Арча районының 3 нче гомумбелем бирү мәктәбеның 9 сыйныф укучысы Нияз Габдрахмановка тиңнәр булмаган. 10 сыйныфлар арасында беренчелек – Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбеннән Гүзәл Фахаровада. 11 сыйныф укучылары арасында иң күп балл җыйган Апас районы Борнаш урта мәктәбеннән Алинә Хафизова беренче урын яулаган. Татар халкы һәм Татарстан тарихыннан тирән белемнәрен күрсәткән Алинәгә конкурс комиссиясе Казан дәүләт университеты яки Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетының тарих факультетларына укырга керергә тәкъдим иткән. Чыганак: tat.tatar-inform.ru

Admin: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге белән берлектә 2004 елдан башлап өлкән сыйныф укучылары арасында “Татар халкы һәм Татарстан тарихы” буенча республика конкурсы уздырып килә. Быелгы конкурс IV тапкыр уздырылды. Комиссия 181 эшне карап анализлады. 24 апрель көнне Казан шәһәренең 149 нчы номерлы лицеенда конкурсның 2 нче турына йомгак ясалды. Бәйге бердәм дәүләт имтиханы формасында үткәрелде һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелде. 8-9 НЧЫ СЫЙНЫФЛАР АРАСЫНДА I урын – Габдрахманов Нияз (28 балл) Арча районының 3 нче гомуми урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы II урын – Фролова Ксения (25 балл) Түбән Кама шәһәренең 32 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы. III урын – Нургалиев Ильяс (25 балл) Кукмара районының 4 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы. 10 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА I урын – Фахарова Гүзәл (40 балл) Кукмара районының Мәмәшир урта мәктәбенең укучысы. II урын – Скрябин Иван (39 балл) Яшел Үзән шәһәре 3 нче гимназиянең укучысы. III урын – Шәяхмәтова Эльвира (39 балл) Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин ис. гимназиянең укучысы. 11 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА I урын – Хафизова Алинә (39 балл) Апас районы Борнаш урта мәктәбенең укучысы II урын – Мишечкина Марианна (33 балл) Лениногорск районы Тимәш урта мәктәбе укучысы. III урын – Нәбиева Наилә (32 балл) Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбе укучысы. Конкурсның 2 нче турында җиңүчеләргә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. http://mon.tatar.ru/tat/index.htm/news/31216.htm



полная версия страницы