Форум » Имтиханнар » Имтиханга әзерләнүчегә киңәшләр » Ответить

Имтиханга әзерләнүчегә киңәшләр

Admin: Имтиханга әзерләнүчегә киңәшләр Имтиханга әзерлекне алдан ук башла. Һәр көнне аз-азлап, өлешләп кабатла. Башта җиңел темаларны исеңдә калдырырга тырыш, аннан авыр темаларны өйрән. Үзеңә ял бирергә, күнегүләр эшләргә онытма. Күзләрең арыса, түбәндәге күнегүләрне эшләргә кирәк: -чиратлаштырып, аска-өскә (25 секунд), сулга-уңга кара (15 секунд); -күзләр белән исем, фамилияңне, әтиеңнең исемен "яз"; -ерактагы берәр предметка кара (20 секунд), алдыңдагы дәфтәр битенә кара (20 секунд); -башта сәгать теле юнәлешендә, аннары кирегә квадрат, өчпочмак рәсемнәре "яса". Имтиханга әзерләнгәндә, рационда калорияле һәм витаминнарга бай ризыклар, мәсәлән, чикләвек, сөт ризыклары, балык, ит, яшелчә, җиләк-җимеш, шоколад булырга тиеш. Әмма имтихан алдыннан күп ашарга киңәш ителми. Истә калдыруның кайбер үзенчәлекләре Аңлап укыганда, материал яхшырак истә кала. Өйрәнгәндә, барысын берьюлы түгел, арада бераз тәнәфес ясап үзләштерү кулайрак. Бер үк әйберне, аңламыйча күп тапкырлар укыганчы, әз-әзләп истә калдыру нәтиҗәлерәк.

Ответов - 1

Admin: Фикерләү сәләтен үстерү өчен Фикер йөртми генә белем туплап булмый, ләкин белемсез фикер йөртү дә мөмкин түгел. Бөтен ачышлар да "КАЙЧАН?", "НИЧЕК?" сорауларыннан башланган. Сорауны дөрес куя белергә һәм җавап табарга өйрән. Фикерләүне үстерү өчен, һәр предметны төрле яклап күрә белергә һәм гадәти әйберләрдә яңалык табарга өйрәнергә кирәк. Предметның төрле билгеләрен күрә белү сәләте - фикерләүнең мөһим үзлеге. Бу билгеләрне күбрәк күргән саен, кешенең фикерләве дә үсә. Ул сәләтне логик мәсьәләләр, башваткычлар, зирәклекне үстерүгә юнәлтелгән уеннар ярдәмендә тагын да арттырырга була. Фикерләү белән сөйләм бер-берсеннән аерылгысыз. Фикерләүне үстерү өчен, укыган материалны сөйләп бирә белү, фикер алышуларда катнашу, үзең дә аңлап бетермәгәнне башкаларга сөйләп карау мөһим шарт булып тора.



полная версия страницы