Форум » Татар илендә ниләр бар? » блогы.рф - татар телле "блоглык" фәләнкем.блогы.рф кебек адреслы блог йә сайт ясап була » Ответить
блогы.рф - татар телле "блоглык" фәләнкем.блогы.рф кебек адреслы блог йә сайт ясап була
qdb: сәләм сезгә! “блоглык” ачып җибәрәм. ягъни блог ясау мөмкинлеге. әлегә бушлай һәм рекламасыз :) . килегез, үзегезгә блог йә сайт ачып җибәрегез: http://блогы.рф/ . теркәлгәндә блогыгыз исемен кириллица белән язырга онытмагыз :) . теркәлүчеләр өчен бу “блоглык”ның төп блогында күрсәтмәләр яздым: http://блогы.рф/2011/02/09/хәзер-ачып-җибәрергә-уйлыйм/ . менә мин үзем сынап карар өчен мондый блог теркәдем, сезнең дә блог шундый була ала: http://сынапкарау.блогы.рф/ .
Ответов - 2
Admin: Динар, бу эшеңә игътибар итми калмаслар. Бушлай блогыңны түләүлегә әйләндерергә ашыкма, чөнки интернетта татарчалаштырылмаганнары бушлай буа буарлык. Татарчаны да табарга була, сыйфаты канәгатьләндермәсә дә. Ә менә интефейсын татарчалаштырсаң, бик әйбәт булыр. Бизәлешне дә сайларга мөмкинлек булсын иде. Бөтен кеше дә бизәлеш белән үзе генә эш итә алмас дип уйлыйм.
qdb: интерфейсны озакламый татарчалаштырырмын, алла бирса. миндә аның якынча яртылаш тәрҗемә ителгән тел файлы бар инде. темалар сайлап алу мөмкинлеге бик зур, http://wordpress.org/extend/themes/ дан йә башка шундый сайттан сайлап алып чатка кереп миңа әйтергә тәкъдим иттем.
полная версия страницы