Форум » Татар илендә ниләр бар? » “Өч өлештән тоташ гомуми Мирасыбыз” (“Триединое наследие наших Предков”) » Ответить

“Өч өлештән тоташ гомуми Мирасыбыз” (“Триединое наследие наших Предков”)

Камил Халфә: Әс-саләмү аләйкүм! Татарның телен саклау-ныгыту, татарның бердәмлеген, ихтирамын, көдрәте-күәтен күтәрү эшенә ваемсыз булмаганнарга ЯҢАЛЫК: Туган телне, татар халкының көдрәтен, күәтен саклау, ныгыту, үстерү юллары. 2010 елның 24 февралендә Мәскәүнең Милләтләр Йортында «Туган тел» оешмасы Халыкара туган тел көненә багышланган Дүртенче очрашу (Конференция) уздырды. Ул Конференцияга мөстакыйль татар тарихчысы һәм язучысы Гали Еникәй, «Туган тел» оешмасының бу бик мөһим очрашуга чакыруына җавап итеп, үзе киләлмәсә дә, Татар телен, халык бердәмлеген, ихтыярын-ихтирамын күтәрү эшенә багышлаган макәләсен язып җиткергән. “Туган тел” оешмасының җитәкче урынбасары Дамир Сираҗетдинов Гали Еникәйнең шул макәләсен Конференцияда укып белдерде. Гали Еникәй үзенең макәләсен, аны барча укыган-белгән халык аңласын өчен диеп, шулай ук, безнең арада әйткәндә, кызганычка каршы, татарча укый-сөйләшә белмәгән татарлар да күбәйгәннән-күбәйгәнен, шул татарларга үзенең сүзләрен ишеттереп-аңлатып, аларны “Туган тел сыенына кире кайтаруны” тырыштырырга кирәген дә күздә тотып, рус телендә язып җибәргән. Гали Еникәйнең бу макәләсе “Өч өлештән тоташ гомуми Мирасыбыз” (“Триединое наследие наших Предков”) диеп атала. Әйткән макәләне Татарның телен саклау-ныгыту, ихтирамын, көдрәте-күәтен күтәрү эшенә ваемсыз булмаганнар менә шунда табып укый ала: http://tartareurasia.ucoz.com/publ/starye_stati_gali_enikeeva/2 Олы ихтирам белән Камил Халфә

Ответов - 0



полная версия страницы