Форум » Татар илендә ниләр бар? » Әдәби мохит » Ответить

Әдәби мохит

Admin: Татарстанда һәр елны киң җәмәгатьчелек тарафыннан зур хөрмәт белән билгеләп үтелә торган даталар бар. Әлеге күркәм көннәрнең берсе 15 февраль - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Милли музей һәм аның бүлекләре алдан ук бу олы вакыйга уңаеннан үзләренең чараларын оештыра башлый. 13 февральдә М.Җәлил музей-фатирында Казанның Мәскәү районы укытучылары шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында язган язучылар, галимнәр белән очрашу уздыра. Муса Җәлилнең иҗади мирасына мөрәҗәгать итү һәрвакыт актуаль, чөнки ул үзен мәңге саекмас дан-шөһрәт белән мәңгеләштергән. Кичәдә Җәлилнең сүзләренә язылган җырлар, төрле елларда язылган шигырьләре яңгыраячак. Музейдан алынган мәгълүматларга караганда, биредә беренче тапкыр кунакларга М.Җәлилнең шәхси альбомының электрон вариантын карау мөмкин булачак. Бу альбом шагыйрь тарафыннан 1937 елдан алып фронтка киткәнчегә хәтле үзенең, дусларының һәм туганнарының фотосүрәтләре белән баетылган. Ә 15 февраль көнне Милли музейда гадәт буенча «Төп нөсхә көне» буларак уза. «Моабит дәфтәре» шагыйрьнең туган көнендә күрсәтеләчәк. Бу уникаль экспонатны музей фондларыннан алып чыгу тантаналы төстә узачак. Озак еллар инде бу көнне казанлылар һәм башкала кунаклары Җәлилнең үз куллары белән язылган «Моабит дәфтәрен» укый ала. Нәкъ шушы шигырьләре өчен Җәлилгә шагыйрьләр арасыннан беренче тапкыр Ленин премиясе бирелә. Мәңге саекмас ядкәр белән танышу — татар халкының бөек улы Муса Җәлилне батыр, кыю булганы өчен кешелек тарафыннан хөрмәт һәм ихтирам билгесе булып тора. Шагыйрьне, Советлар Союзы Героен искә алырга язучылар, сәнгать эшлеклеләре, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары, галимнәр, хәрби училище курсантлары, студентлар, мәктәп укчылары киләчәк. Кичәгә килүчеләр антифашистик каршылыкта катнашкан Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләүче «Батыр беркайчан да үлмәс» дип аталган күргәзмә белән танышачаклар. 17 февральдә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Муса Җәлилнең батырлыгы нәрсәдән гыйбарәт» дигән темага лекция узачак. Шунда ук кече күргәзмә һәм документаль фильм күрсәтеләчәк. http://www.intertat.ru/clauses/?pid=6743/

Ответов - 5

Admin: Күренекле якташыбыз танылган шагыйрь, Тукай бүләге лауреаты Дөлфәт Госман улы Маликовның исемен мәңгеләштерү максатында, Мөслим авыл җирлеге карары белән район үзәгендәге яңа микрорайонның Зеленая урамына Зөлфәт исеме бирелде. http://tat.muslum.ru/news/show/1378

Admin: Бу бүлектә сез күренекле язучылар иҗаты турында каләмдәшләренең, журналистларның, әдәбият белгечләренең фикерләре белән таныша аласыз. Яраткан әдипләрегез белән әңгәмәләрне дә шушыннтулыракан табарсыз.

Admin: Адәм баласы әдәбияттан башка яши алмаган кебек үк, әдәбият та кешедән башка яши алмый. Чөнки әдәбиятның төп объекты - кеше. Әлбәттә, сөйләшү бер төрле генә бармас, анда син килешкән, яки килешмәгән фикерләр дә очрар. Үз фикерләреңне редакция адресына җибәрергә: мактарга һәм тиргәргә мөмкин. Ә бүгенгә сүзне иң гади нәрсәләрдән башлап, әдәбиятның нәрсә икәнен, ни өчен кирәклеген искә төшереп үтәрбез. тулырак


Admin: Әдәбият яңалыклары, язучылар тормышыннан кызыклы вакыйгалар. укырга

Илдар: Туган көн котлаулары, бүләкле теләкләр, тостлар, туй һәм һәртөрле бәйрәмнәр өчен сценарийлар, уеннар, мәзәкләр, көлкеле хикәяләр, җырлар, мәхәббәт шигырьләре... [url=http://maratkabirov.com/ ]китап турында тулырак мәглумәт[/url]



полная версия страницы